ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында техник советның чираттагы утырышы узды

2023 елның 8 декабре, җомга

Бүген, 8 декабрьдә, Министрлыкта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин рәислегендә техник советның чираттагы утырышы узды.

Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Главтатдортранс» ДКУ, «Волга-Вятскуправтодор» ФКУ, КДАТУ, "Росатом" ДК, республиканың подрядчы һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырышта республиканың юл төзелеше объектларына заманча материаллар һәм технологияләр кертүне планлаштыру мәсьәләләре тикшерелде. Композит материалларны һәм әйберләрне күпер конструкцияләрен ныгыту ысулы буларак куллануга аерым игътибар бирелгән.

Шулай ук 2023 елда яңа материаллар кертү планын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды. Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасының 15 юл төзелеше объектында 28 яңа материал кертү буенча эшләр башкарылды. Әйтик, ТР Биектау муниципаль районында «Усады-Хохлово» автомобиль юлын ремонтлаганда югары кискенлектәге асфальт-бетон кулланганнар.

Моннан тыш, агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының барлык объектлары федераль реестрга ярашлы рәвештә яңа һәм иң яхшы технологияләр кулланып башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International