Идарә турында

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе “Главтатдортранс” ДКУ  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе турында” 2001 ел, 7 сентябрь,  628 нче  карары нигезендә оеша һәм проектлаштыру, төзү, үзгәртеп кору, төзекләндерү, автомобиль юлларын, алардагы корылмаларны, шулай ук транспорт объктларын карап тоту буенча бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча эшли.

“Главтатдортранс” ДКУ  коммерцияле булмаган оешма рәвешендәге дәүләт казна учреждениесы.

Идарә, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Дәүләт юл хезмәтенең хокуклы варисы булып, Казан шәһәре администрациясе тарафыннан 1996 елның 11 декабрендә теркәлгән

ДКУ "Главтатдортранс"ның төп эшчәнлек төрләре булып тубәндәгеләр санала:

- автомобиль юлларын һәм юл корылмаларын проектлаштыру, төзү, реконструкцияләү, төзекләндерү һәм карап тоту буенча дәүләт заказчысы фукциясен башкару

- юл хәрәкәтендә катнашучыларны һәм башка кызыксынучы оешмаларны Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юл хәрәкәтенең шартлары турында уз вакытында мәгълумат бирү

- Татарстан Республикасынынң гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын эксплуатацияләүгә билгеләнгән акчаларны нәтиҗәле куллану һәм юлларны төзек тоту

- Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру

- Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча транспорт чараларының куркынычсыз һәм өзлексез хәрәкәте өчен шартлар тудыру, транспорт чараларының хәрәкәте арткан чорны исәпкә алу һәм аларның үткәрү сәләтен яхшырту

- Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын һәм юл корылмаларын техник исәпкә алу һәм паспортизацияләү, хәрәкәтне исәпкә алу, юллар һәм куперләр торышы турында мәгълумат тупланган автоматлаштырылган банк булдыру һәм үстерү

- гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәрен үстерүче озак вакытка исәпләнгән программалар эшләү, аларны финанслау чыганакларын билгеләү, агымдагы эшләрнең күләмен һәм төзелеш, реконструкцяләү, төзекләндерү, карап тоту һәм юлларны техник яктан җиһазландыру өчен финанс чараларын планлаштыру

- Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының еллык программасында каралган эш заказларын урнаштыру, оештыру һәм уздыру

- Республика юл тармагының бердәм техник сәясәтен уздыру һәм гамәлгә ашыру, автомобиль юлларын төзек тотуга бәйле яңа технологияләр кертү, конструкция һәм материаллар, яңа контроль алымнар һәм лаборатория җиһазлары белән тәэмин итү

- фәнни-тикшеренү һәм гамәлгә кертү эшләрен, производствоны үстерүдә максатчан программаларны, юл төзелешенә яңа технологияләр һәм материаллар кертү буенча заказчы ролен үти

- юл-төзелеше материалларның сыйфатын контрольдә тоту

- гамәлдәге законнар нигезендә,төзелеп беткән объектларны кабул итү комиссиясен формалаштыру һәм эшендә катнашу

- Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларын көз-кыш, яз-җәй чорларында ел әйләнә өзлексез транспорт хәрәкәте белән тәэмин итү, транспорт эксплуатацияләү торышын өзлексез контрольдә тотуны оештыру.

Соңгы яңарту: 2017 елның 29 марты, 10:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International