«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Ашытбаш - Шушмабаш - Карадуван автоюлы ремонтлана

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 1,900 км озынлыктагы, IV - техник категорияле Ашытбаш - Шушмабаш - Карадуван, км 22+900 - км 24+800 автомобиль юлларына ремонт ясала.

Объектта А16н тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу һәм ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам япма ясау (майданы 13300м2), м-400 вак таштан юл кырыйларын ныгыту буенча эшләр каралган.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тигезләүче катлам төзү буенча эш башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International