ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 21 декабрьдә, М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлын ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, территорияләре буенча яңа автомагистраль маршруты узучы төбәкләр җитәкчеләре, шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «Казан – Ырымбур» - Балык Бистәсе, км 22+632 – км 25+170, IV-техник категорияле автомобиль юлларына ремонт ясалды. Участокның озынлыгы 2,538 км.


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 14 декабрьдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Көн тәртибендә - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казанда Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районының Самосырово торак массивында 2,000 км озынлыктагы Тынычлык урамы ремонтланды.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

ДОМ. РФ инфраструктура облигацияләре механизмы аша А295 Йошкар-Оладан М7 «Волга» кадәр трасса төзүгә 4,3 млрд сум юнәлтәчәк. Проектны финанслау турында килешүне Усеш институты «ТатДорТрансИнвест» компаниясе белән имзалады, ул проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.


8
декабрь, 2023 ел
җомга

Бүген, 8 декабрьдә, Министрлыкта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин рәислегендә техник советның чираттагы утырышы узды.


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Абалачи авылында Яблочко елгасы кушылдыгы аша күпер төзелеше башкарылды.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында Курмыш – Чуваш Менчасы, км 0+000 – км 2+920 автомобиль юлын ремонтлау» объектында эшләр тәмамланды, гомуми озынлыгы 2,920 км.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында «Апас – Тәтеш» автомобиль юлының 11+902 – км 13+348 һәм 13+995 - км 14+912 км участокларына ремонт ясалды.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Язгы ташуга әзерләнү һәм каршы тору чаралары үткәрү буенча 2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы министрлар кабинетында 85 номерлы карар кабул ителде. Шулай ук, бу документ кысаларында ДКУ Главтатдортранс оешмасы белэн гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, автомобиль юлларын, күперләрне, суүткәргеч торбаларны чистарту буенча чаралар оештырылган. Бу эшләр, март бәйрәмнәре алдыннан, старт алган һәм 2018 елның 1 апреленә төгәлләнергә планнаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International