Югары автоматлаштырылган транспорт чараларын сынау өчен Пилот зонасы автомобиль юлларын лазер белән сканерлау үткәрелде

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында реаль транспорт агымы шартларында югары автоматлаштырылган транспорт чараларының (ЮАТЧ) куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итүче интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) технологияләрен экспериментлар үткәрү һәм апробацияләү өчен Пилот зонасы булдырыла.

Пилот зонасы өчен «Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона территориясендәге автомобиль юллары, шулай ук төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары сайланган. Бу юлларда АТСның барлык төрләре һәм модельләре сыналачак, шулай ук аларның ИТС юл-транспорт инфраструктурасы, югары төгәллек белән позицияләү системалары һәм юл хәрәкәтенең динамик цифрлы картасы белән үзара бәйләнеше эшкәртеләчәк.

Пилот зонасы юл хәрәкәтенең динамик цифрлы картасын эшләү өчен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАСУ) «НГС» ҖЧҖ һәм «РОСДОРНИИ» ФАУ белән берлектә лазер сканерлау технологиясен кулланып, пространство мәгълүматларын җыю һәм эшкәртү буенча эш алып барды.

Проектны «Главтатдортранс» ГКУ һәм «Телематика» Концерны катнашында «РОСДОРНИИ» ФАУ белән берлектә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International