Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан территориясендә ««Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру» турында брифинг узды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

12 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру турында» брифинг узды.

Брифингта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Федераль юл агентлыгының Волга-Вятка төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» Федераль казна учреждениесе башлыгы Илдар Минһаҗев, «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев, Яр Чаллы Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыруга быел 8,2 млрд сум, шул исәптән 2,4 млрд сум – федераль бюджеттан һәм 5,8 млрд сум – республика бюджетыннан җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«Быел милли проект буенча 97 км юлны норматив хәлгә китерү һәм 28 күперне ремонтлау планлаштырыла. Объектларда эшләр башланды», - дип сөйләде Миндортранс башлыгы.

Казан агломерациясендә 1,3 млрд сумнан артык 7 км юл ремонтланачак. Яр Чаллы агломерациясендә 1,2 млрд сумга 12,4 км ремонт каралган. Түбән Кама агломерациясендә 657,6 млн сумга 7,9 км ремонт планлаштырыла. Моннан тыш, 70 км төбәк юлларын 1,9 млрд сумнан артык ремонтлау планлаштырылган.

«Быел ахырына норматив таләпләргә туры килгән төбәк юлларының өлеше 52% ка, шәһәр агломерацияләренең өлеше 85% ка кадәр артачак», – дип билгеләп үтте спикер.

Интеллектуаль транспорт системаларын кертүгә 141,5 млн сум каралган. Бу акчалар Казанда һәм Чаллыда светофорларны модернизацияләүгә юнәлдереләчәк. Илкүләм проект буенча Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә адаптив идарә системасы белән 25 светофор модернизацияләнгән инде. Ул хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып, шәһәрдә машиналар йөрүен көйләргә мөмкинлек бирә.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Аның гамәлдә булган вакытында, 2019 елдан 2024 елга кадәр, республикада 1372,5 км юл һәм 72 күпер норматив хәлгә китереләчәк.

Министр сүзләренчә, башка программалар буенча Милли проекттан тыш, быел 208 км региональ юллар төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм ремонтланачак.

Мәсәлән, вак таш-күл катнашмасыннан япма ясау программасы кысаларында 1 млрд сумлык эшләр башкарылачак. Торак пунктларда да 1 млрд сумлык асфальт-бетон япма ремонтланачак. Шулай ук 300 млн сумлык бакча җәмгыятьләренә юлларны ремонтлау планлаштырыла.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы буенча республиканың 11 торак пунктында 41,3 км автомобиль юлында юл эшләре каралган. Бу максатларга 1,3 млрд сум юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International