Бүген, 21 декабрьдә, М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлын ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, территорияләре буенча яңа автомагистраль маршруты узучы төбәкләр җитәкчеләре, шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, 800 км озынлыктагы яңа юл Мәскәүдән Казанга 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкинлек бирә. Юлдагы вакыт 2 тапкырга диярлек кыскара.
«Бүген без «Россия» Халыкара, Евразия транспорт маршрутының бер өлеше булачак «Восток» М-12 трассасын үстерүдә тагын бер мөһим адым ясыйбыз. Билгеле булганча, бу магистральне без этаплап ачтык, шул исәптән агымдагы елның сентябреннән Мәскәүдән Арзамаска кадәр участок сафка кертелде. Хәзер Мәскәү белән Казан – безнең эре эшлекле, туристик, мәдәни үзәкләребез арасында заманча, тиз йөрешле автотрасса әзер. 800 километрдан артык юл якынча алты сәгать ярым вакыт алачак, бу элеккегә караганда ике тапкыр тизрәк», - дип ассызыклады Владимир Путин.
М-12 биш төбәк территориясе буенча уза: Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чуваш Республикасы һәм Татарстан Республикасы.
«М-12 «Восток» федераль трассасын Мәскәүдән Казанга кадәр без рекордлы өч елда төзедек - идеядән алып объектны теркәүгә кадәр. Ил тарихында мондый практика беркайчан да булмаган, хәтта дөньяда да мондый мисаллар аз. Магистраль «Россия» зур транспорт маршрутының бер өлеше булып тора, һәм мин әйтә алам, М-12 торак төзелеше, сәнәгать үсешенә генә түгел, ә башка мөһим транспорт проектлары белән бәйләнешне тәэмин итүгә дә көчле стимул бирә. Президентка, Хөкүмәт Рәисенә, үз командалары һәм «Автодор» дәүләт компаниясе белән бергә штаб режимында Казанга кадәр М-12 юлын тизләтелгән төзүне тәэмин иткән төбәк башлыкларына рәхмәт белдерәм», - диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
«Трасса төзелеше белән бергә без күп кенә юл объектларын синхронлаштырабыз. Татарстан М-5 һәм М-7 трассаларын тоташтыру инициативасы белән чыкты. Бездә М-5 - йөкләнеше иң зур булганнарның берсе. Киләсе елның уртасында ук 150 км участок эшли башлаячак, ул М-5 трассасыннан М-7 трассасына күчү мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта акчаларның монда 30%ы - төбәкнеке, 30%ы - инвестицияләр һәм 30%ы федераль акчалар. Бу - дәүләт-шәхси партнерлыкның яхшы үрнәге»,-дип ассызыклады РФ вице-премьеры.
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга, РФ Хөкүмәтенә һәм төзелеш кураторы - Марат Хөснуллинга шундый колачлы проектны тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Республика аша трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итә, бу - җиденче һәм сигезенче участоклар. Татарстанда әлеге колачлы проектка 5 меңнән артык эшче һәм 1400 берәмлек техника җәлеп ителде. 67 ясалма корылма төзелде. Шулай ук 3,3 км озынлыктагы Идел аша яңа күпер дә салынды», - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов, бер көн элек автомобильне үзе йөртеп, М-12 юлын сынап караганын сөйләде. Сәфәре вакытында республика Рәисе юл япмасының сыйфатын бәяләде, юл яны инфраструктурасын: АЗС һәм туклану пунктларын тикшерү өчен берничә тукталыш ясады.
«М - 12 «Восток» бу 810 км тиз йөрешле юл. Бер генә светофор да, бер генә юл чаты да бер дәрәҗәдә түгел. Без шулай ук 323 ясалма корылма төзедек, аларның гомуми озынлыгы 24,5 км. әмма бу техник мәгълүматлар, ә без юл гына төзеп калмадык, без тулы инфраструктура хезмәте булдырдык. М-12дә 18 күпфункцияле зона (КФЗ) эшли, анда уңайлы парковкалар, АЗС, кафе, спорт һәм балалар мәйданчыклары, йорт хайваннары йөрү урыннары, автобуслар өчен инфраструктура, хәтта душ һәм кер юу бүлмәләре бар. Ә киләчәктә бу юлда 32 КФЗ булачак», - дип сөйләде «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко.
Автодор башлыгы юл төзелешенә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде һәм мондый масштаблы проектны гамәлгә ашыру - бу бары тик бергә генә эшләп була торган гаять зур эш икәнлеген ассызыклады.
Юлчылар 88 күпер, 19 транспорт развязкасы төзегәннәр. Бу трассада тәүлек әйләнәсе 30 меңгә якын кеше һәм 9 меңгә кадәр техника берәмлеге эшләгән.
2024 елда - магистральне Екатеринбургка кадәр, ә 2025 елда Төмәнгә кадәр озайту планлаштырыла. М-12 «Восток» Мәскәү - Казан - Екатеринбург - Төмән федераль трассасы, аның гомуми озынлыгы 1980 километр тәшкил итәчәк, «Россия» халыкара транспорт маршрутының төп участокларының берсе булып тора.