Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 14 декабрьдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Көн тәртибендә - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын тормышка ашыру турында ТР буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы, ТР Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

Ул, аерым алганда, Татарстанда төп юл-транспорт һәлакәтләре арасында автомобильләр бәрелешүе һәм җәяүлеләрне бәрдерү очраклары булуын хәбәр итте. Бәрелешләрдә һәлак булганнарның яртысы диярлек - автомобильләрендә каршы як полосага чыкканнар. Быел авариялелекне киметү максатыннан «Каршы як полоса» профилактик акциясе үткәрелде. Республикада барлыгы 17 меңнән артык куркыныч маневр булдырмый калдырылган. Пилотсыз очу аппаратларын куллану практикасы дәвам итә. Иң күп авария булган урыннарда куркыныч маневрларны ачыклау өчен дроннар кулланыла», - диде Рөстәм Гарипов.

(Исегезгә төшерәбез, бәрелешләр теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми санының 43,2 процентын тәшкил иткән, җәяүлеләрне бәрдерүләр 29,2 процентын тәшкил иткән).

Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерү нәтиҗәсендә 67 кеше һәлак булган. Аларның 42се караңгы вакытта һәлак булган.

Утырыш барышында Алексей Песошин Әгерҗе, Актаныш, Түбән Кама, Менделеевск муниципаль районнарында ел йомгаклары буенча юл-транспорт һәлакәтләренең күп булуына, шулай ук куркынычсыз юллар буенча илкүләм проект күрсәткечләренең үтәлмәвенә игътибар итте.

Алга таба Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча күрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, быел юл-транспорт 16 балигъ булмаган граждан һәлак булган. 2023 елның 10 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашында 418 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 16 бала һәлак була, 437се яралана.

(Чагыштыру өчен: 2022 елның 11 аенда юл-транспорт һәлакәтендә 11 бала һәлак булган, 412 бала яраланган).

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин утырышта балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм Татарстан Республикасында ЮИД эшчәнлеген үстерү чаралары турында сөйләде.

2023 елның 11 аенда Татарстан Республикасы юлларында 3 076 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 250 кеше һәлак булган һәм 3 674 кеше яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда авариялелекнең төп күрсәткечләре кимегән: юл-транспорт һәлакәтләре саны - 5кә (2022 елның 11 аенда - 3 081), һәлак булучылар саны - 35кә (2022 елның 11 аенда - 285), яраланучылар саны - 120гә (2022 елның 11 аенда - 3 794). Татарстан Республикасы соңгы елларда авариялелекнең төп күрсәткечләрен киметүнең иң яхшы темпларына ия булган Идел буе федераль округы төбәкләре арасына керә.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев республика массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын мәгълүмати яктырту турында сөйләде.

Утырыш барышында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев нотыгы тыңланды. Ул Менделеевск муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Алексей ПесошинРадмир Беляев чыгышы алдыннан, Менделеевск районында 2023 ел йомгаклары буенча авариялелек һәм юл-транспорт һәлакәтләренең барлык күрсәткечләре артуын хәбәр итте. Быел Менделеевск районында 15 юл-транспорт һәлакәтендә тугыз кеше һәлак булган (2022 елда - 1 кеше).

Йомгаклау сүзе белән Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча иң яхшы муниципаль комиссияләр бүләкләнде. Агымдагы елда эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе Чистай һәм Мамадыш районнарын иң яхшылары дип таныды.

Моннан тыш, «Мин – мәктәп укучысы» сервисында мобиль кушымтаның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International