Булган мәгълүматлар буенча, 15.02.2018 г., үткән тәүлектә республика юлларында 118 берәмлек юл техникасы җәлеп ителгән. Бүгенге вакытта, оператив мәгълүматы буенча, төбәк юлларда 205 берәмлек төрле кар чистарту машиналары эшли.
Буген Хөкүмәт Йортында узган, республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың шәһәр юл хезмәтләренә һәм муниципалитетлар башлыкларына кар җыештыру буенча эшне активлаштырырга кушты. Көчле кар явудан соң коммуналь хезмәләре, бары тик башкаланың төп юлларынн тәртипкә китергәннәр.
Оператив мәгълүматы буенча үткән тәүлектә республика юлларында 407 берәмлек юл техникасы җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта төбәк юлларында 250 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Кыш башыннан бирле юлларны карап тору өчен 170 00тонна ПСС һәм 5500 тоннадан артык чиста тоз тотылды.