ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә бүләкләр тапшыру тантанасы узды

2024 елның 2 феврале, җомга

1 февральдә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «2023 елда Татарстан Республикасы юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында» йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары Василий Десятков һәм Татарстан Республикасы Раис Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең хуҗалык идарәсе җитәкчесе — директор урынбасары Александр Губин, «Кама» суднолар компаниясе» ҖЧҖ директорының беренче урынбасары Азат Зәйнетдинов һәм «Татавтодор» АҖнең Апас филиалы асфальт-бетон заводы эшләрен җитештерүче Лира Миңнуллина бүләкләнде.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Данилов бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме «Алексеевскдорстрой» ААҖнең асфальт-бетончысы Николай Бударовка бирелде.

«Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде:

- «Түбән Кама 1 нче пассажир автотранспорт предприятиесе» АҖ йөртүчесе Булат Акмаловка;

- Горький тяга дирекциясенең Юдино - структур бүлекчәсе эксплуатация локомотив депосы тепловозы машинисты «РЖД» ААҖ филиалы тяга дирекциясенең структур бүлекчәсе Илшат Мөхәммәтгалиевка;

- Казан моторвагон депосы диспетчеры - Горький моторвагон хәрәкәтләнүче составы дирекциясенең структур бүлекчәсе - «РЖД» ААҖ филиалының моторвагон хәрәкәтләнүче составы үзәк дирекциясенең структур бүлекчәсе Дмитрий Рубцовка.

«Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме «Авиасервис» ҖЧҖ финанс директоры - баш бухгалтеры Луиза Юнысовага бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте игълан ителде:

- Казан тимер юл станцияләре эшен оештыру үзәгенең хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау бүлеге-Горький хәрәкәт белән идарә итү дирекциясенең структур бүлекчәсе - «РЖД» ААҖ филиалының хәрәкәт белән идарә итү үзәк дирекциясенең структур бүлекчәсе начальнигы урынбасары Елена Губановага;

- «А. М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖнең 25 нче цехының металл суднолар корпусларын җыючы Александр Параковка;

- «Главтатдотранс» ДКУ төзелеш буенча директор урынбасары Ринат Хөсәеновка.

Шулай ук ведомство бүләкләре тапшырылды, аларны Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары Василий Десятков тапшырды.

«Почетлы автотранспортчы» күкрәк билгесе белән «Минзәлә автотранспорт предприятиесе» ҖЧҖ директоры Рамил Кәримов бүләкләнде.

Россия Федерациясе транспорт министрының Рәхмәт хатлары «Ремдизель» АҖ эчке логистика цехының эшләнмәләр һәм инструментлар комплектлаучысы Галия Әсәдуллина һәм «Татавтодор» АҖ Түбән Кама филиалының «Чаллы» юл ремонт-төзелеш участогының минераль порошок цехы операторы Рамил Нуриевка тапшырылды.

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм эшебездә алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International