Милли проект кысаларында «Казан-Ырымбур» - Балык Бистәсе автомобиль юлына ремонт ясалды

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «Казан – Ырымбур» - Балык Бистәсе, км 22+632 – км 25+170, IV-техник категорияле автомобиль юлларына ремонт ясалды. Участокның озынлыгы 2,538 км.

Объектта булган асфальт-бетон япманы фрезерлау, А16Нт асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, ЩМА-8 япмасының өске катламын төзү, кырыйларны асфальт-гранулятор белән ныгыту буенча эшләр башкарылган.

Объектта автопавильонлы автобус тукталышы урнаштырылган.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 192 п.м. металл барьерлы койма алыштырыла һәм 2 ясалма тигезсезлек урнаштырыла.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре барлык эшләрне тәмамлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International