ДОМ. РФ катнашында «Зур Яшел Үзән» мега-проекты өчен инфраструктура төзеләчәк

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

ДОМ. РФ инфраструктура облигацияләре механизмы аша А295 Йошкар-Оладан М7 «Волга» кадәр трасса төзүгә 4,3 млрд сум юнәлтәчәк. Проектны финанслау турында килешүне Усеш институты «ТатДорТрансИнвест» компаниясе белән имзалады, ул проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.

Гомуми бәясе 5,2 млрд сум булган проект 2023 елның ноябрендә РФ Хөкүмәт комиссиясе төбәк үсеше буенча  тарафыннан хупланган. Сүз Зеленодольск белән Казанны тоташтырачак 6,65 км юл төзү турында бара. Магистраль төзү «Зур Яшел Үзәннең» масштаблы территориаль үсешен тәэмин итәчәк, 10 ел дәвамында 1,2 млн кв.м тирәсе торак һәм аның белән бәйле инфраструктураны файдалануга тапшырачак.

«Татарстанда безнең катнашу белән зур транспорт проектын гамәлгә ашыру гамәли яссылыкка күчә – ел ахырына кадәр ДОМ.РФ аны финанслауны башларга планлаштыра. Магистраль төзелеше Казан агломерациясе өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен синергетик нәтиҗәгә китерәчәк. Транспорт үсеше ул һәрвакыт яңа социаль объектлар, сервис инфраструктурасын һәм җәмәгать транспортын үстерү. Безнең исәпләүләр буенча, магистраль 18 меңгә якын гаиләнең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады «Инфраструктура облигацияләре» бүлекчәсе директоры Александр Аксаков.

Җирле хакимият юл төзүгә рөхсәт биргән инде. Трассаның хәрәкәт өчен дүрт полосасы һәм киңлеге 1,5 – 3 м. булган тротуарлары булачак. Моннан тыш, киңлеге 2 м. булган ике яклы велосипед юлы төзелеше каралган. Проект шул исәптән М7 белән развязка, аерым алганда, юл үткәргеч, заездлар һәм съездлар, светофорлы җир өстендәге үтүләр булдыруны үз эченә ала.

Белешмә:
Инфраструктура облигацияләре механизмы 2021 елда «Инфраструктура менюсының» бер өлеше буларак эшли башлады, аның операторы ДОМ.РФ булды. Бу инструмент кыйммәтле кәгазьләр чыгару аша капитал базарыннан инвесторларның акчаларын җәлеп итәргә һәм аларны субсидияләнгән ставка буенча төбәкләрдә инфраструктура төзүгә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта 90 млрд сумлык инфраструктура облигацияләренең алты чыгарылышы урнаштырылган. Механизмны куллану 24 төбәктә 46 проект өчен хупланган финанслауның гомуми суммасы 150 млрд сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International