Татарстан Республикасы министрлар кабинетында 85 номерлы карар кабул ителде

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Язгы ташуга әзерләнү һәм каршы тору чаралары үткәрү буенча 2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы министрлар кабинетында 85 номерлы карар кабул ителде. Шулай ук, бу документ кысаларында ДКУ Главтатдортранс оешмасы белэн гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, автомобиль юлларын, күперләрне, суүткәргеч торбаларны чистарту буенча чаралар оештырылган. Бу эшләр, март бәйрәмнәре алдыннан, старт алган һәм 2018 елның 1 апреленә төгәлләнергә планнаштырыла.

Булган мәгълүматлар буенча, 12.03.2018 елның, ДКУ Главтатдортранс балансында 11708 торба теркәлә - 800 дән артык торбалар инде чистартылган һәм язгы суларны үткәрергә әзер. Ясалма корылмаларга килгәндә , монда хәлләр бераз башка. Хәзерге вакытта ДКУ «Главтатдортранс» балансында 1045  ясалма корылма теркәлгән, шуларның 1010 (97%) тулысынча ташкын суы белэн очрашырга әзер.

Моннан тыш, администрация башлыкларына әлеге куренеш буенча, муниципаль районнар белән берлектә кызыгсынган оешмалар белән куркыныч участокларда ташуга каршы чаралар уткәрергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International