12.02.2018 оператив мәгълүматы.

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Буген Хөкүмәт Йортында узган, республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың шәһәр юл хезмәтләренә һәм муниципалитетлар башлыкларына кар җыештыру буенча эшне активлаштырырга кушты. Көчле кар явудан соң коммуналь хезмәләре, бары тик башкаланың төп юлларынн тәртипкә китергәннәр.

Ишегалларында һәм шәһәр бистәләрендә кар начар җыештыру сәбәпле, халыктан бик куп шикаятьләр килә. Татарстан Республикасының беренче вице- премьеры Рөстәм Нигматуллин сүзләренә караганда хәл ителеп  бетмәгән участоклар күп әле.Аның сүзләре буенча хәлләр якшәмбегә хәтле җайланачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов сүзләренә караганда, агымдагы елда коммуналь һәм кар җыештыру техникасын ремонтлау өчен өстәмә акча бирү планлаштырыла.

Төбәк юлларга килгәндә  үткән тәүлектә республика юлларында 129 берәмлек юл техникасы җәлеп ителгән. Бүгенге көндә оператив мәгълүмат буенча төбәк юлларында 225 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Кыш башыннан бирле юлларны карап тору өчен 17000 тонна ПСС һәм 5500 тоннадан артык чиста тоз тотылды.

ФДБУ “Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау” идарәсе фаразы буенча Татарстан Республикасын халкын якындагы ике тәүлектә аязучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә урыны белән йомшак кар ява. Көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Минималь һава температурысы төнлә -13...-18*, ачык урыннарда -23* кадәр; максималь һава температурасы көндез -8....-13*. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International